Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең 2020 елгы эшчәнлеге турында Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде.

Шулай итеп, авыр тормыш хәленә юлыккан һәм социаль куркыныч хәлдә калган балаларга ярдәм күрсәтү максатыннан, Татарстан Республикасында 2009 елдан бирле остазлык институты эшли. 2020 елда Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе тарафыннан 212 гариза хупланды. Хәзерге вакытта 276 яшүсмернең җәмәгать тәрбиячеләре бар. Күпчелек очракта алар - мәктәп, колледж, өстәмә белем бирү учреждениеләре педагоглары, яшьләр үзәкләре белгечләре. Җәмәгать тәрбиячеләре арасында Шәһәр Советы депутаты, предприятие җитәкчесе дә бар.

Профилактика эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен Яр Чаллы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы эшли.

Консилиум утырышларында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр хәле карала һәм һәр гаиләнең проблемаларын алга таба хәл итү өчен чаралар күрелә. Ел дәвамында шундый 144 гаилә ачыкланган һәм исәпкә куелган, бу гаиләләрдә 266 бала тәрбияләнә”,– дип билгеләп үтте Рамил Хәлимов.

Шәһәрдә Ата-аналар университеты эшли, анда иң яхшы белгечләр атна саен гаилә тәрбиясе, бала белән аралашу, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, ата-ананың бала язмышы өчен җаваплылык хисен аңлату буенча дәресләр үткәрә.

Яр Чаллыда «Аталар советы» эшли. Советлар төзү буенча әлеге тәҗрибә мәгариф учреждениеләрендә тарала, бүгенге көндә алар барлыгы 39 мәктәптә һәм 27 балалар бакчасында эшли.

Балаларга «Диалог» психологик-педагогик ярдәм үзәге белгечләре системалы рәвештә булышлык күрсәтә. 2020 елда үзәк белгечләре балалар, ата-аналар һәм педагоглар өчен 405 индивидуаль консультацияләр үткәрде.

Дүшәмбе, 5 апрель 2021, 10:52