Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 апрельдә Яр Чаллыда санитар экологик икеайлык башланды. Шәһәрне төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча чаралар җәй башына кадәр дәвам итәчәк. Традицион өмә 17 апрельгә планлаштырылган.

«Идарә итү рәвешенә карамастан, барлык предприятиеләр һәм оешмалар шәһәр территориясен җыештыруны, ә алга таба үзләренең әйләнә-тирәсен нормадагы тәртиптә тотуны тәэмин итәргә тиешләр. Идарәче оешмалар йорт яны территорияләрен төзекләндерү, агачлар һәм куаклар утырту, чәчәк түтәлләре булдыру эшләрен оештырырга тиеш. Торак-коммуналь хезмәтләр көн саен чүп-чар, узган елгы яфрак калдыкларын җыештыру, хезмәт күрсәтә торган территорияләрне санитар чистарту эшләрен башкарырга тиеш. Коммуналь техника - санитар чистарту эшләрендә катнашырга. ә каты көнкүреш калдыклары полигоны калдыкларны кабул итәргә әзер», - дип билгеләде Башкарма комитет Җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.

Наил Мәһдиев өмәне көтеп тормыйча, шәһәрне чистарту һәм яшелләндерү чараларында актив катнашырга чакырды. Ул җаваплы затларга утырту материалы әзерләргә кушты.

«Шәһәребез чиста булырга тиеш. Бу безнең ярты миллионлы шәһәрдә яшәүчеләр – барыбыз өчен дә кирәк. Техникабыз бар, эшче кулларыбыз бар, үз шәһәребезне яратабыз! Көз көне без агачлар утырткан идек. Мин кичә КАМАЗ проспекты аша уздым, анда без утырткан наратлар матур булып үсеп киткән.  Машиностроительная урамы дәвамында, 63, 69 нчы микрорайоннарга да агач үсентеләрен без утырткан идек. Алар яныннан узганда агачларның үсеп утыруларын, үз хезмәтеңнең нәтиҗәләрен күрү ничек шатландырмасын!  Мин ышанам: үз шәһәрен чын-чынлап яратучылар - алар күпчелекне тәшкил итә», - диде шәһәр Хакиме.

Дүшәмбе, 5 апрель 2021, 09:57