Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 «Энергетик» мәдәният сараенда Яр Чаллыда яшәүче 18 гаиләгә ана (гаилә) капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы узды. Аларны ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов тапшырдылар. 

Ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда ана капиталына 50 меңнән артык сертификат бирелгән, 40 мең гаилә ул акчалардан файдаланган.

Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр озайтылды, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган булырга яки уллыкка алынырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аның акчаларыннан файдалану вакыты чикләнмәгән.

2021 елда беренче балага ана капиталы күләме 483 882 сум, икенче балага 639 432 сум тәшкил итә, әгәр гаилә беренче балага сертификат алмаган булса.

Җомга, 2 апрель 2021, 13:57