Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк районында Наҗия Кашаф кызы Шакирҗанова, Мәрьям Харис кызы Гатауллина үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.

Наҗия Кашаф кызы Минзәлә районының Дәвек авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында һәм аннан соң да, пенсиягә чыкканчы колхозда эшләгән. 1955 елда кияүгә чыга, гаиләдә ике бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген аны дүрт оныгы һәм биш оныкчыгы сөендерә. 2011 елда Яр Чаллыга күчеп килә. «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Мәрьям Харис кызы Чистай районының Исләй авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында үз авылындагы колхозда эшләгән. 1984 елда даими яшәү өчен Яр Чаллыга күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы КАМАЗда эшли. Мәрьям Харис кызы өч бала тәрбияләгән, биш оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шәһәр Хакиме Наил Мәһдиев исеменнән котлауларны Үзәк районы хакимияте Башлыгы Искәндәр Галимов тапшырды. Котлауларга Шәһәр Советы депутатлары Ринат Алимбәков, Венера Туктарова, шулай ук «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ җитәкчесе Сергей Заря, ТИҮ рәисләре Зинаида Гәрәева, Елизавета Глухова да кушылды.

Җомга, 2 апрель 2021, 11:27