Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре 14 апрельдән 18 апрельгә кадәр барачак. Яр Чаллыдан тыш, артистлар соңгы сезоннарның иң яхшы спектакльләрен Әлмәттә һәм Минзәләдә дә уйнаячак. Алар: «Өйләнәм», «Санаулы кичләр», «Сагынырсызмы», «Хуш, авылым», «Хуш, авылым. Хыял», «Сүнгән йолдызлар» спектакльләре.

Театр директоры Илфир Якупов барлык спектакльләрдә дә русчага синхрон тәрҗемә булачагын әйтте. 

Яр Чаллыда спектакльләр Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театры һәм «Энергетик» мәдәният сарае сәхнәләрендә күрсәтеләчәк. Гастрольләрдә барлыгы 50 дән артык артист, административ һәм техник состав вәкилләре катнашачак. 

Җомга, 2 апрель 2021, 11:08