Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген иртән Наил Мәһдиев булачак 59 нчы гимназиянең төзелеш мәйданчыгында булды. Исегезгә төшерәбез, төзелеш Чулман проспектында алып барыла. Шәһәр Хакименә эшнең барышы турында  "Грань" төзелеш компаниясенең проект менеджеры Рамил Латыйпов сөйләде.

Эшләр график буенча бара, объектта 300 дән артык хезмәткәр эшли. Хәзерге вакытта металл конструкцияләрне монтажлау, вентиляция һәм җылыту системасы буенча эшләр тәмамланган, барлык катларда идәнгә плитәләр җәелгән.

Мәктәпне 300 млн сумга якын заманча җиһазлар белән җиһазлау планлаштырыла. "Монда җиһазлау бәясе генә дә яңа балалар бакчасы төзүгә тиң", – дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.

Журналистлар һәм шәһәр Хакиме игътибар иткәнчә, уку сыйныфларында берьюлы өч такта: гадәти, маркер һәм проектор өчен экран булачак. Мәктәпнең актлар залы 540 укучыны сыйдырачак, кеше саны «Энергетик» мәдәният сараеның концерт залы белән чагыштырырлык.

Мәктәптә ике бассейн булачак. "Смета буенча бүлеп бирелгән 500 млн сумнан артык акча инде файдаланылды. Без төзүчеләргә куйган бурыч тулысынча үтәлер дигән ышаныч бар", - диде Наил Мәһдиев.

Гимназия балаларны шәһәрнең барлык микрорайоннарыннан кабул итәчәк. Якын арада мәгариф учреждениесенә кабул итү башланачак. «Монда билгеле бер үзенчәлекләр булачак. Бу мәктәптә балалар өч телдә: татар, рус, инглиз телләрендә белем алырга тиеш. Шуңа күрә һәр гаилә, баланы полилингваль мәктәпкә биреп, аның уку барышында өч телне өйрәнергә тиешлеген аңласын иде, чөнки әлеге тел мохите гаиләдә дә булырга тиеш», – дип ассызыклады Наил Мәһдиев.


Билгеләп үтик, республикада полилингваль мәктәпләр, балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү үзәкләре төзүнең инициаторы Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев булды. Мәктәп үз ишекләрен 2021 елның 1 сентябрендә ачачак. Моннан тыш, уку елы башына Замелекесье микрорайонында да яңа мәктәп төзеләчәк һәм файдалануга тапшырылачак.

Гимназиягә гаризалар кабул итү турында тулырак мәгълүмат якын арада билгеле булачак. Бу хактагы хәбәрләрне шәһәрнең рәсми сайтында һәм "Яр Чаллы шәһәре администрациясе" һәм @mycitychelny социаль челтәрләрендә күзәтегез.

Җомга, 2 апрель 2021, 11:20