Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2021 елның 1 апреленнән 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга пособиеләр билгеләү һәм түләү кагыйдәләре үзгәрде. Яңалыклар турында бүген матбугат конференциясендә социаль яклау идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ирина Скрябина сөйләде:

«1 апрельдән әлеге пособиенең күләме үзгәрде, түләү күләмен ранжирлау кебек төшенчә кертелде, ягъни 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен пособиене конкрет төбәктә мөрәҗәгать итү датасына бер балага билгеләнгән яшәү минимумының 50% күләмендә, 75% күләмендә һәм хәтта бер балага яшәү минимумының 100% күләмендә алырга мөмкин».

3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга түләүләрне яңадан исәпләү өчен гаризалар бүгеннән кабул ителә башлады.

«Әлеге пособиене алучылар барысы да, гаиләнең җан башына уртача кереме мөрәҗәгать иткән вакытка халыкның җан башына яшәү минимумы күләменнән артмаган очракта, 2021 елның 1 апреленнән 31 декабренә кадәр, әмма балага өч яшь тулганнан соң, яңадан исәпләү өчен мөрәҗәгать итә алалар», –дип аңлатты Ирина Скрябина.

Әлеге пособиене билгеләү турында гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы, КФҮ, почта аша, шулай ук социаль яклау органнарына шәхсән мөрәҗәгать иткәндә бирергә мөмкин. 

Пәнҗешәмбе, 1 апрель 2021, 18:30