Кировта Россия Чемпионатының беренче ярымфиналы – 2020 - 2021еллар сезонында ирләр командалары арасында волейбол буенча Идел буе федераль округы ачык Чемпионатының беренче ярымфиналы тәмамланды.
Беренче ярымфинал нәтиҗәләре:
«FIX» (Казан) - «Витязь»-СШ-34 (Уфа шәһәре) 3:0
«Динамо» (Киров шәһәре) - «Динамо-Чаллы» (Яр Чаллы шәһәре) 3:1
«Витязь»-СШ-34 (Уфа шәһәре) - «Динамо» (Яр Чаллы шәһәре) 1:3
«Динамо» (Киров шәһәре) - «FIX» (Казан шәһәре) 0:3
Ярымфинал нәтиҗәләре буенча Яр Чаллының «Динамо» командасы өченче урынны алды һәм уңышлы гына финалга чыкты.
17 һәм 18 апрельдә Яр Чаллыда 11 нче спорт мәктәбендә Россия Идел буе Чемпионатының 1 лига төркемнәре арасында йомгаклау этабы узачак.
Яр Чаллы командасының иганәчеләре булып «Чаллы-ит» һәм «Союз-регион» дәүләт корпорациясе ҖЧҖ компанияләре, «Бердәм Россия» партиясе Яр Чаллы җирле бүлекчәсенең Сәяси советы әгъзасы, «Союз-регион» дәүләт корпорациясе генераль директоры, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре Волейбол федерациясенең Попечительлек советы рәисе тора.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 29 март 2021, 14:51