Мы в социальных сетях

Казанда 20-28 мартта Валерий Петрович Яндемиров  (берничә ел Яр Чаллы шахмат клубында тренер булып эшләгән)  мемориалы  шахмат буенча Россия балалар Кубогы этабы узды. Анда Яр Чаллы "Этюд" мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә катнаша.

9 яшькә кадәрге малайлар арасында Альберт Мөхәммәтҗанов (тренерлары - Рамил Хөснуллин һәм Игорь Князев) беренче булды. Данис Хәбибуллин (тренерлары - Җәлил Солтанов һәм Эдуард Ашиев) шул ук төркемдә бронза медале яулады.

Кира Гайнетдинова (тренерлары - Рамил Хөснуллин һәм Игорь Князев) 9 яшькә кадәрге кызлар арасындагы турнирда өченче булды. Александр Сөнгатуллин (тренеры Наталия Гончарова) 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр төркемендә көмеш медальгә лаек булды. Азалия Камалиева (тренеры Рәмзия Самусенко) - 15 яшькә кадәрге кызлар арасында өченче урында.

Дүшәмбе, 29 март 2021, 11:44