Мы в социальных сетях

27 мартта авыл хуҗалыгы ярминкәләре расланган 3 мәйданчыкта үз эшләрен дәвам итте. Киң ассортиментта ит: сыер, каз, үрдәк, тавыклар тәкъдим ителде.

Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Ренат Бикбов,  ярминкәләр  мәйданчыкларында булып, бу юнәлештә эшнең куелышы белән кызыксынды. Киләсе ярминкәләр 3 апрельдә узачак.

Шимбә, 27 март 2021, 14:23