Мы в социальных сетях

«Энергетик» мәдәният сараенда Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара үткәрелде, иң яхшыларга бүләкләр тапшырылды. Аларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан «Энергетик» мәдәният сараенда тантаналы чара узды, анда тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

Тантанада катнашучыларны шәһәр Хакиме Наил Мәһдиев сәламләде. «Мәдәният хезмәткәре ул – һөнәр генә түгел, ә күңел халәте дә. Актерлар, рәссамнар, музыкантлар, композиторларның тормышка, дөньяга, табигатькә, кешеләрнең гамәлләренә карашлары да үзенчәлекле. Мәдәнияттә очраклы гына кешеләр була да алмый торгандыр», – дип билгеләп үтте ул.

Мәдәният өлкәсе ветераннары адресына ул аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Шәһәребездә бүген мәдәният сүзе нык һәм көчле яңгырасын өчен ветераннарыбыз барысын да эшләделәр. Бик зур рәхмәт Сезгә, безнең хөрмәтле ветераннарыбыз. Бүгенге көндә Сез үзегезнең бәяләп бетергесез бай тәҗрибәгезне яшь буынга бирәсез. Сезнең 70 нче, 80 нче елларда башлаган матур традицияләрегезне алар намус белән дәвам итә».

Яр Чаллыда Мәдәният хезмәткәрләре көнен бер мең ярымнан артык чаллылы билгеләп үтә. Алар – музыка һәм сәнгать мәктәпләре, музейлар һәм китапханәләр хезмәткәрләре, театр, сәнгать әһелләре һәм иҗат коллективлары.

Тантаналы чарада тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен билгеләп үттеләр. Шәһәр Хакиме 48 кешегә республика һәм шәһәр бүләкләрен, шул исәптән шәһәр Хакименең 18 премиясен тапшырды.

Башкарма комитетның мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиев, башкарган хезмәтләренә зур рәхмәтләр әйтеп, исемнәре «Мактау китабы»на кертелгән ветераннарга таныклыклар тапшырды. Тагын 11 кеше мәдәният идарәсенең Мактау грамоталарына лаек булды.

Тантанада катнашучыларга сәламләү сүзен шулай ук театр һәм кино актеры, «Чайка» Россия театраль премиясе лауреаты Сергей Астахов та яңгыратты.

Җомга, 26 март 2021, 17:12