Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Мэриядә Башкарма комитет хезмәткәрләре өчен вакцинация оештырдылар. Прививканы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, идарә һәм бүлек башлыклары, белгечләр ясатты. Вакциация алдыннан барысы өчен дә терапевт белән консультацияләр оештырылды, тән температурасын, кан басымын, сатурацияне үлчәделәр. Вакцинация «Спутник V» ике компонентлы препарат белән үткәрелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аны Гамалей исемендәге Милли тикшеренү үзәгендә эшләгәннәр.

Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова COVID-19 дан прививканы беренчеләрдән булып ясатты. «Минем база медицина белемем бар, шуңа күрә микробиология һәм эпидемиология турында күзаллауларым да бар. Вакцина ясату турындагы карарым вакцинация башлануга ук кабул ителде – мин гыйнварда ук прививка алдым. Хәлем яхшы булды, тискәре нәтиҗәләр күзәтелмәде. РФ дәүләт хезмәтләре сайты аша вакцинация турында сертификат алдым, шуңа күрә үземне ышанып вакцинацияләнгән һәм сертификацияләнгән дип әйтә алам», - дип сөйләде ул.

Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев та вакцинаны беренчеләрдән булып ясаткан кешеләр арасында булды: «Хәзерге вакытта коронавирус инфекциясеннән саклануның иң нәтиҗәле ысулы бу. Мин вакцинаны февральдә үк ясаттым».

Вакцинациягә башка җитәкчеләр дә кушылды. Алар арасында физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов: «Дусларым, танышларым, табиблар вакцина ясатырга киңәш итте. Әлбәттә, мин Александр Николаев (сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы) киңәшенә колак салдым һәм ялга китәр алдыннан вакцинация уздым. Бернинди тискәре нәтиҗәләр булмады, үземне яхшы хис итәм. Тиздән вакцинаның икенче компонентын алачакмын».

Яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Айзат Мәхмүтов: «Беренчедән, мин үземне һәм якыннарымны шушы мәкерле авырудан сакларга теләдем. Икенчедән, үз хезмәттәшләрем өчен үрнәк буласым килде».

Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе башлыгы Гүзәл Гыйләҗева: «Мин үз сәламәтлегем турында уйлыйм, шулай ук тирә-юньдәгеләрнең куркынычсызлыгы турында борчылам, шуңа күрә вакцина ясатырга булдым. Беренче көнне мин хәтта прививка ясатуымны да онытканмын, икенче көнне бераз хәлсезлек булып алды. Хәзер үземне яхшы хис итәм».

Исегезгә төшерик, чаллылылар коронавирустан вакцина ясату өчен үз территориаль поликлиникаларына дәүләт хезмәтләре сайты аша яки дәвалау учреждениесе регистратурасы аша шәхсән яки телефон буенча язылырга мөмкин. Хәзерге вакытта Яр Чаллыда 16 меңләп кеше прививка ясаткан.

Чәршәмбе, 17 март 2021, 16:19