Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Наил Мәһдиев Яр Чаллы халкын мэрның җәмәгать кабул итү бүлмәсендә кабул итте. Шәһәр мэрына үз сораулары белән 14 кеше мөрәҗәгать итте. Су астында йөзү буенча инструктор, профессиональ водолаз Евгений Майдибор, мәсәлән, су астында йөзү хәрәкәтенең 50 еллык юбилеен оештыруда ярдәм сорады. Ул күп еллар дәвамында әлеге спорт төрен популярлаштыру белән шөгыльләнә - элеккеге елларда шәһәрдә су асты тизйөрешле йөзү секциясе эшли иде. Мэр билгеләп үткәнчә, балаларны әлеге юнәлешкә җәлеп итәргә кирәк.

«Дулкын» бассейны – ул дәресләр үткәрергә мөмкин булган 4,5 метр тирәнлектәге бердәнбер бассейн. Безгә су асты йөзү кирәк-яракларын саклау өчен бина кирәк, 400 кг авырлыктагы йөк килеп чыга, – дип аңлатты Евгений Майдибор. – 50 ел эчендә бездә су асты йөзүчеләре клубы тарихы буенча яхшы экспозиция җыелды, анда шәһәр халкы өчен кызыклы фотографияләр дә, әдәбият та бар».

Наил Мәһдиев аның идеясен хуплап: «Үзебездә шундый су ресурслары һәм шундый табигать ландшафтлары була торып, бу юнәлешләрне үстермәү дөрес булмас иде. Балаларны да әлеге юнәлешкә тартырга, күргәзмә дә оештырырга кирәк», - диде. 

Мэр физкультура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединовка мөрәҗәгать итүче белән очрашырга һәм әлеге мәсьәләләрне җентекләп өйрәнергә кушты.

Очрашуга эшмәкәрләр дә үз идеяләре һәм тәкъдимнәре белән килделәр.Транспорт-экспедиция компаниясе директоры Евгений Вахрушев йөк ташу, сәнәгать билгеләнешендәге тимер юл элемтәсен үстерү һәм Haier компаниясе белән хезмәттәшлек итү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

Эшмәкәр Рөстәм Гатин хәйриячелек турында сөйләде, Мәшгульлек үзәге бинасында бүлмәләр бүлеп бирүгә булышлык күрсәтүне сорады.



«Гран При Групп» компаниясе башкарма директоры Евгений Ивлев шәһәр символикасы белән спорт киемнәре тектерү турында кызыклы проект тәкъдим итте. Наил Мәһдиев дизайнны уңай бәяләде һәм спортчыларга бердәм спорт формасын кертергә тәкъдим итте.«Балалардан башлыйк, футбол, хоккей, җиңел атлетика һәм башка спорт төрләре буенча ярышларда Яр Чаллы данын алар шәһәр логотибы төшерелгән брендлы киемнәрдә якласыннар», – диде шәһәр мэры.

Евгений Ивлев билгеләп үткәнчә, бөтен кием Яр Чаллыда җитештерелә, аларның кием тегү буенча берничә цехы бар. Ул шәһәр мэрын үзләренең эшчәнлеге белән танышырга чакырды, мэр тәкъдимне кабул итте.

«Жемчужина» шәхси балалар курчак-марионеткалары театры җитәкчесе Марат Шакиров спектакльләр оештыруда ярдәм сорады.

«Илья Варламов һәм Максим Кацның Шәһәр проспектлары» шәһәрләрне үстерүгә ярдәм фонды вәкилләре Рамил Шәмсетдинов һәм Всеволод Борисов шәһәрнең иҗтимагый киңлекләре турында үз күзаллауларын презентацияләделәр. Яшь чаллылылар парк, сквер, бульварларның кышкы вакыттагы  нәтиҗәлелегенә анализ ясадылар һәм аның нәтиҗәләрен һәм шәһәр мохитенең сыйфатын яхшырту буенча үз идеяләрен тәкъдим иттеләр. Беренче чиратта, алар Яңа шәһәрдә яр буен «җанландыру» белән шөгыльләнергә ниятли.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Фонд белән төрле һөнәр белгечләре (социологлар, архитекторлар, геодезистлар, транспорт белгечләре, фотографлар, дизайнерлар, иллюстраторлар) эшли. «Шәһәр проектлары» ның барлык уңышлары – аларның һәркайсының казанышы.

Моннан тыш, чаллылылар мэрга торак-коммуналь хуҗалык: капиталь ремонт, урамнарны яктырту, юлларны ремонтлау, тукталыш павильоннарын,тротуарларны төзекләндерү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр.

Пәнҗешәмбе, 18 март 2021, 16:18