Мы в социальных сетях
Чаллының «Ингеборга Дапкунайте» КВН командасы «Росатом» компаниясеннән Сочида узучы КИВИН фестивалендә «Көн аермасы» өчен 100 мең сум алырга мөмкин. 22 мартка кадәр Сочи шәһәрендә «КиВиН-2021» КВН командаларының 32 нче Халыкара фестивале уза. Анда Чаллының берьюлы ике командасы катнаша: "Марсель Сәгыйдуллин исемендәге Торпеда" һәм "Ингеборга Дапкунайте" командалары. Сочидагы фестивальдә барлыгы 500дән артык команда, шаяннар һәм тапкырлар клубының телевизион Лигасына эләгү өчен көрәшәчәк. Традиция буенча фестивальне Әлмәт шәһәренең «Татнефть» җыелма командасы - КВН югары лигасының узган сезоны чемпионнары үткәрде. Катнашучылар нинди дә булса максатчан тамаша ясарга түгел, ә кичәне аерым блокларга бүләргә, залдан гадәти тамашачыларны күбрәк җәлеп итеп һәм алар арасында кыйммәтле бүләкләр уйнатып, берничә блокка бүләргә булдылар.
Дүшәмбе, 15 март 2021, 11:22