Мы в социальных сетях

Узган ел Яр Чаллы шәһәрендәге КФҮ филиалларында өч терминал урнаштырылды. Хәзер мөрәҗәгать итүченең белгечтән башка гына да хезмәтләр өчен түләү мөмкинлеге бар, бу хезмәт күрсәтү вакытын шактый уңайлы итә.

Барлыгы күчмә хезмәт күрсәтү исемлегендә 69 хезмәт тәкъдим ителгән. Аның белән учреждение сайтында танышырга, ә кызыксындырган барлык сорауларны бирергә һәм 8(843) 222-06-20 номеры буенча телефон белешмә хезмәтенә шалтыратып, алдан язылырга мөмкин. Документларны кабул итү хезмәте бәясе —1114 сум. Документларны бирү буенча — 650 сум. Ташламалы категория гражданнар өчен хезмәт бушлай башкарыла. 3 ай эчендә филиал хезмәткәрләре тарафыннан 140тан артык чыгу оештырылды.

Дүшәмбе, 15 март 2021, 11:17