Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген мэриядә узган иртәнге киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев идарәче компанияләр адресына козырекларны кардан һәм боз сөңгеләреннән чистарту эшләрен башларга кирәклеге турында таләпләрнең җибәрелүе турында хәбәр итте. "Бу бик мөһим момент. Без барлык идарәче компанияләргә дә вакытында чистарту таләпләрен җибәрдек. Ел саен нәрсә дә булса килеп чыга: каядыр кар ишелә, каядыр боз сөңгеләре төшә. Бу хәл кабатланмаса иде. Шуңа күрә бу юнәлештә эшне озакка сузмыйча башкару кирәклеге турында тагын бер кат кисәтәм", - диде ул. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, үз чиратында, һава шартлары үзгәрүен, әйләнә-тирә һаваның уңай температурасы билгеләнүенә басым ясады. «Көннәр җылыну, биналарның түбәләреннән һәм козырекларыннан кар төшү, шулай ук эленеп торган боз сөңгеләренең ишелүенә китерергә мөмкин . Ул иң куркыныч чор. Тиешле киртәләр һәм кисәтү билгеләре булырга тиеш. Без барыбыз да беләбез, ничек эшләргә. Беркемне дә өйрәтергә кирәкми. Әмма барысы да башкарамы бу эшләрне? Менә бу сорау! Барысы да нинди дә булса этәргеч көтә. Ул булмаячак, көтеп ятырга кирәкми. Әйдәгез, бу юнәлештә эшли башлыйбыз. Бу безнең мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт учреждениеләренә, балаларыбыз һәм өлкәннәр йөри торган һәркемгә кагыла. Өй кыеклары, түбә, керү төркемнәре чистартылган булырга тиеш. Гражданнар күпләп була торган урыннарны игътибар белән карарга кирәк. Бер-ике көннән барысы да түбәдән төшә башлаячак. Кешеләрне саклагыз! Бу-иң мөһиме!» ,- дип ассызыклады ул.

Дүшәмбе, 15 март 2021, 10:39