Мы в социальных сетях
Татарстан Республикасы территориясендә 15 мартта төнлә һәм көндез урыны белән: күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараю белән буран, көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр көчле җил, бозлавык, юлларда кар көртләре һәм бозлавык фаразлана. Яр Чаллыда болытлы һава көтелә. Төнлә һәм көндез бераз кар. Аерым районнарда буран. Җил көньяктан секундына 8-13 метр тизлектә, урыны белән көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә. Төнлә минималь һава температурасы - 8..-10, урыны белән -11..-16 градус. Көндез максималь һава температурасы -2..-7 градус. Юлларда бозлавык.
Якшәмбе, 14 март 2021, 13:35