Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы медицина хезмәткәрләренең «Спартакиадасы-2021» исәбенә ир-атлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Аларда сигез команда катнашты, уенчылар артыннан квалификацияле судьялар бригадасы күзәтте. Уенчыларга сәламләү сүзе белән ярышларның баш судьясы, дәвалау-физкультура диспансерының баш табибы Рафис Әхмәтҗанов мөрәҗәгать итте: «Бүген без командаларның призлы урын өчен кызыклы һәм мавыктыргыч көрәшенең шаһитлары булачакбыз. Һәр катнашучыга хәрби кәеф телим, иң көчлеләр җиңүгә ирешсен!». 

Уеннар 53 нче мәктәпнең спорт залында узды. 1 урын - Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе командасы, 2 урын-5 нче шәһәр хастаханәсе, 3 урын-3 нче стоматология поликлиникасы командасына бирелде. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, грамоталар, медальләр һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.
20 нче мартта волейбол буенча ярышлар хатын-кызлар командалары арасында узачак.

Шимбә, 13 март 2021, 18:15