Мы в социальных сетях

Моношәһәрләрдә яшәүчеләр бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында катнаша ала. Җиңүчеләр 2,5 млн сумнан (физик затлар) 15 млн сумга кадәр (белем бирү оешмалары) грантлар алачак. Конкурста катнашу өчен гаризалар 2021 елның 7 апреленә кадәр кабул ителә.

 Чара иҗади сәләтләрне үстерүгә, гражданлык активлыгын күтәрүгә һәм яшьләрне төрле социаль инициативаларга җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Конкурста 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге һәм югары белем бирү оешмалары катнаша ала. Конкурста катнашу өчен гаризалар 2021 елның 7 апреленә кадәр «Россия яшьләре»сайтында кабул ителә: https://grants.myrosmol.ru/auth/login. Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://myrosmol.ru/news/59391.Конкурсның операторы-яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык. 

Пәнҗешәмбе, 11 март 2021, 14:28