Мы в социальных сетях

82 нче кадет мәктәбендә Советлар Союзы Герое Илдар Маннановның тууына 100 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар узды. Бәйрәм чарасында геройның туганнары, укучылар, педагоглар һәм офицерлар катнашты. 

Илдар Маннанов Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган беренче татарстанлыларның берсе. 1940 елның 3 октябрендә аны Кызыл Армия сафларына алалар, 65 нче укчылар дивизиясенә билгелиләр, ә соңрак артиллерия частенә Монголия белән чиккә күчерәләр. 1941 елның августында дивизия Ленинград фронтына килә. 1941 елның ноябрендә Илдар Маннанов Ленинград өлкәсенең Тихваин шәһәре астында сугышта катнаша. Һөҗүм вакытында каты яраланган, бөтен составтан берүзе исән калган, шулай да көрәшне дәвам итеп дошманның берничә танк юк иткән. Бу батырлыгы өчен СССР Югары Советы Президиумының 1941 елның 17 декабрендәге Указы нигезендә Илдар Маннановка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Аңа бүләкне шәхсән госпитальгә килгән Советлар Союзы маршалы Кирилл Мерецков тапшыра.

Тантаналы өлештән соң кунаклар "Батырлык яши" хәрби дан музеенда булдылар, анда алар Илдар Маннановка багышланган экспозицияләр белән таныштылар.

Пәнҗешәмбе, 11 март 2021, 08:57