Мы в социальных сетях

14 мартта 13:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Үзәк шәһәр китапханәсендә «Могҗизалар иҗат итәргә сәләтле» дип исемләнгән XII фантастика F4 фестивале узачак. Быелгы Фестиваль фантастикага нигез салучыларның берсе Герберт Уэллсның тууына 155 ел тулуга багышланган.

Чара кунаклары Санкт-Петербургтан килгән фантаст язучылар – Николай Романецкий, Светлана Тулина, Светлана Васильева һәм Мариана Алферова белән аралаша алачаклар. Шулай ук килүчеләрне яшь рәссамнар Екатерина Карташева һәм Юлия Акмалованың « Безнең күзләр үзгәрешләр таләп итә» дигән күргәзмәсе, пластилиннан әйбер ясау буенча мастер-класс, «Күзгә күренмәс кеше эзләре буйлап» квест-уены һәм башкалар көтә. 

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

Чәршәмбе, 10 март 2021, 17:07