Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Ираида Федоровна Пономарева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Ираида Федоровна ТАССРның Тукай районы Ильбухтино авылында туа. 9 сыйныфны тәмамлый. Мәктәптән соң ук агач әзерләүдә эшли башлый. Сугыш елларында медицина училищесына җибәрелә. Уку тәмамланганнан соң озак еллар авыл фельдшер-акушеры булып эшли. 1949 елда кияүгә чыга.1976 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Пенсиягә чыкканчы пассажирлар автотранспортының җитештерү берләшмәсендә фельдшер вазыйфасында эшли. Ветеранның ике баласы, биш оныгы һәм алты оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова һәм «Импульс» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Ольга Малышева котлады.

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Вәсимә Габделһади кызы Мөхәммәтҗанова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ветеран ТАССРның Нурман районы Красная Горка авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Мәктәптә уку мөмкинчелеге булмый. Сугыш вакытында колхозда төрле эш башкара. 

Нуриман май заводында озак еллар эшләгәннән соң пенсиягә чыга. Гаилә коргач, бәхетле никахта өч бала тәрбияләп үстерә. Бүген ветеранның алты оныгы һәм өч оныкчыгы сөендерә. Яр Чаллыга 1999 елда күчеп килә. «1941-1945 елларда хезмәт батырлыгы өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова һәм «Надежда» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Венера Наумкина котладылар.

Сишәмбе, 9 март 2021, 11:00