Мы в социальных сетях

"Заман" яшьләр үзәгендә «LADY MAMA 2021» матурлык һәм талант фестиваленең финалы узды. Әлеге фестиваль уникаль, ул әниләргә үз потенциалларын тормышка ашырырга һәм ниндидер яңалыкта үзләрен сынап карарга ярдәм итә. Фестиваль инде өченче ел рәттән үткәрелә, анда бала карау буенча отпускта булган әниләр катнаша. Беренче шундый чара 2019 елның мартында үткәрелде. Быел фестивальдә алты гүзәл зат катнашты, алар барысы да карьерасында уңышка ирешкән хатын-кызлар, яхшы һәм кайгыртучан әниләр.

Конкурста катнашучылар түбәндәге сынауларда көч сынашты: иҗади формада визитка-презентацияләү (видеоролик, фото-презентация һ.б.), конкурста катнашучыларның тормышын чагылдыручы (1,5 минуттан артык түгел) роликлар тәкъдим итү, интерактив интеллектуаль конкурста (сорау-җавап) белемнәрен тикшерү һәм иҗади номер белән чыгыш ясау (музыкаль, шигъри, бию, сәхнә һ. б. жанрлары, 3 минуттан артмаган). Фестиваль нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да кичке күлмәкләрдә чыгыш ясады.

Жюри «LADY MAMA 2021» төп номинациясендә җиңүчене билгеләде, ул Наталья Гәрәева булды.

Шимбә, 6 март 2021, 10:01