Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 1 913 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 358,2 тәшкил итә, бу республика күрсәткеченнән 23,1%ка түбәнрәк. «Бүгенге көндә без ситуацияне шактый тотрыклы дип бәялибез. Провизор госпиталенә мөрәҗәгатьләр  шулай ук тотрыклы дәрәҗәдә кала. Округ буенча 450-470 кеше дәвалана. Бу сан динамик рәвештә үзгәрә, пациентларның килүенә һәм чыгарылуына бәйле. Хәзерге вакытта биш кеше ИВЛда кала» - дип хәбәр итте шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев.

 Яр Чаллыда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Хәзерге вакытта Чаллыда яшәүче 13 меңнән артык кеше прививка ясаткан.

Пәнҗешәмбе, 4 март 2021, 14:14