Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Анна Федоровна Купцова котлаулар алды.

Анна Федоровна ТАССРның Чаллы районы Бәтке авылында, биш бала тәрбияләнүче крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Әтисен сугышка алалар, ул Мәскәү астында авыр артиллериядә сугыша һәм бүгенге көнгә кадәр «хәбәрсез югалган» санала. Сугыш вакытында 10 яшеннән туган колхозында төрле эшләрдә йөри. Сугыштан соң 6 сыйныфны тәмамлый һәм Алабуганың китапханәчеләр техникумына укырга керә. Юнәлеш буенча Биектау районына китапханәче итеп җибәрелә, соңрак район балалар китапханәсе мөдире булып билгеләнә.

1970 елда «ТрестСпецПромСтрой»да механикалаштыру һәм махсус транспорт идарәсенә лаеклы ялга чыкканчы техник-диспетчер булып эшкә урнаша. Яр Чаллыда 1971 елдан бирле яши.


Пәнҗешәмбе, 4 март 2021, 13:51