Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев парламент дәресе үткәрде. 44 нче урта мәктәпнең югары сыйныф укучылары «Татарстан-безнең уртак йортыбыз» парламент дәресе кысаларында картон – кәгазь комбинатының "Бумажник" балалар мәдәният йортында булдылар. Анда Халыклар бердәмлеге, республиканың уникаль байлыгы буларак мәдәни һәм тел күптөрлелеге" темасына узган парламент дәресендә катнаштылар. Дәресне ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев алып барды. Татарстанның 2020 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре турындагы фильм әлеге очрашу башына пролог булды. Андрей Фомичев, балаларның үз тормышыннан конкрет мисаллар китереп, республиканың иң әһәмиятле казанышлары турында сөйләде. Төп уңыш дип ул Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 173 милләт вәкилләренең туганлык һәм дуслыгын атады. "Безне уртак зур йортыбыз – Татарстан берләштерә", – дип ассызыклады Андрей Фомичев. Дәрес, асылда, булачак чыгарылыш сыйныф укучылары белән формаль булмаган аралашуга әверелде, алар республикада бердәнбер халык предприятиесе җитәкчесен кызыксынып тыңладылар. Андрей Фомичев яшь чаллылылар белән үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм аларга булачак имтиханнарда уңышлар теләде.

Пәнҗешәмбе, 4 март 2021, 13:38