Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Энергетик» мәдәният сараенда ана (гаилә) капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне Чаллыда яшәүче 16 гаилә сертификатка ия булды.

Юбилярларны Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов котлады һәм сертификатлар тапшырды.

Ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда ана капиталына 50 меңнән артык сертификат бирелгән, 40 мең гаилә ана капиталы акчаларыннан файдаланган. 
Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр озайтылды, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган булырга яки уллыкка алынырга тиеш.

Пәнҗешәмбе, 4 март 2021, 13:27