Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Нина Григорьевна Глуховага 95 яшь тулды. Россия президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм ТИҮ рәисе Лилия Савельева котлады.

 Нина Григорьевна Глухова ТАССРның Әгерҗе районында туа. Урта мәктәпне, аннан педагогия училищесын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында төрле эшче булып эшли. 1956 елда Казахстан ССРның Кустанай шәһәренә күчеп килә. Анда 1976 елга кадәр балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. 1976 елда Яр Чаллыга кайта. Лаеклы ялга чыкканчы 23 нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Ире белән бергә өч бала тәрбияләп үстергән, ветеранның дүрт оныгы һәм өч оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 4 март 2021, 13:20