Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүләкләү тантанасы Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә узды, анда Татарстан Республикасы Волейбол федерациясенең 2020 ел нәтиҗәләре буенча хисап конференциясе үтте. Утырыш республика парламенты башлыгы, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә барды. Чаллы волейбол федерациясен «Татарстан Республикасында массакүләм волейболны үстерү буенча уңышлы эш өчен» бүләкләделәр. Автокаланың пляж волейболы үзәген «пляж волейболы буенча ярышларны югары дәрәҗәдә оештырганнары һәм уздырганнары өчен» бүләкләп уздылар. Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов кулыннан «Татарстан Республикасында волейболны үстерүгә һәм популярлаштыруга керткән өлеше өчен» грамотасын Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов алды.

Яр Чаллы шәһәре волейбол федерациясе матбугат секретаре Евгений Сироткин Татарстан Республикасы Волейбол федерациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев кулыннан рәхмәт кәгазен 11 нче Олимпия резервы спорт мәктәбе директоры урынбасары Ольга Трунова алды.

Пәнҗешәмбе, 4 март 2021, 10:59