Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Энергетик" мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Сөйкемле, назлы, кадерле кешеләребез өчен...» дип аталган бәйрәм концерты узды.

Чараны Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева ачып җибәрде. "Хатын-кыз - һәрвакыт кайгырту, гаделлек һәм мәрхәмәтлекне гәүдәләндерүче илһам чыганагы ул. Бу искиткеч бәйрәмнең язгы җылысы күңелләрне һәм йөрәкләрне җылытсын, авырлык һәм хәвеф-хәтәрләрдән сакласын, дуслар һәм якыннар белән аралашу шатлыгы бүләк итсен. Чын күңелдән сезгә кояшлы кәеф, елмаюлар һәм һәрнәрсәдә гармония телим!" - диде ул.

Залда утыручы хатын-кызларны «КБК Халык предприятиесе ЯАҖ генераль директоры урынбасары, коммерция директоры Евгений Залогин да котлады.

Бәйрәм чарасында шулай ук актив тормыш позициясе һәм район үсешенә шәхси өлеш керткән хатын-кызларны бүләкләү тантанасы да булды.

Пәнҗешәмбе, 4 март 2021, 08:44