Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын туган көннәре белән котладылар. Шакир Шәрип улы Шәрипов, Хәмит Гаффар улы Саттаров, Марс Фёдорович Юдин һәм Маргарита Никифоровна Серендеевага Россия президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды. Котлауларга Үзәк районы башлыгы Искәндәр Галимов, Шәһәр Советы депутатлары Ринат Алимбәков һәм Әхәт Галәветдинов, микрорайоннарның ТИҮ рәисләре, «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ, «Электротехников» ИК ҖЧҖ идарәче компанияләре вәкилләре дә кушылды.

Шакир Шәрип улы Шәриповка 102 яшь тулды. Ул Ворошилов районының Иске Абдул авылында туган. Кечкенәдән колхозда тракторчы, аннан трактор бригадасы бригадиры булып эшли. 1943 елда Совет Армиясе сафларына алына. Икенче Белоруссия фронтында 30 нчы гвардия укчы полкында сугыша. 1944 елда хәрби бәрелешләр вакытында контузия ала, озак вакытлар хәрби госпитальдә дәвалана, соңрак комиссиягә алына.1953 елдан пенсиягә чыкканчы Тукай районының Теләнче Тамак авылында май заводында суыту җайланмалары мастеры булып эшли. 2010 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Ветеран дүрт бала тәрбияләп үстергән, ун оныгы, алты оныкчыгы һәм ике оныкчыгының оныкчыгы бар. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, «Ленинградны саклаган өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Хәмитгариф Гаффар улы Саттаров 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Чистай районының Иске Ромашкино авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында Воткинск шәһәренең хәрби заводында эшли. Сугыштан соң өйләнә, гаиләсе белән Чистайга күченә, пенсиягә чыкканчы «Заготзерно»да эшли. 2009 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Ветеран өч бала тәрбияләп үстергән, ике оныгы һәм бер оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Тагын бер ветеран-Марс Фёдорович Юдин үзенең 90 яшен билгеләп үтә. Ул Пермь шәһәрендә туган. Яр Чаллыда 1971 елдан бирле гомер итә. 

Бу көннәрдә Чирмешән районының Ивашкино авылында туган, 2001 елдан бирле Чаллыда гомер итүче Маргарита Никифоровна Серендеева да 90 яшен билгеләп үтә. Ветеран 12 бала тәрбияләп үстергән, 18 оныгы, 6 оныкчыгы бар. 

Чәршәмбе, 3 март 2021, 17:11