Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында яшәүче  Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Алмабикә Айдимир кызы Егорова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Лениногорск районы Иске Суркино авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. 1938 елда беренче сыйныфка укырга керә, җиде класс тәмамлый.

Сугыш вакытында колхозда эшли, төрле эшләр башкара: басуда чүп утый, бодай чәчә, фронтовиклар өчен тәмәке киптерә. Сугыштан соң күп төрле һөнәр үзләштерә. Тегүче дә, моторист та булып эшли. Лениногорск су каналы насос станциясендә 25 ел моторист булып эшли. Шуннан 1986 елда лаеклы ялга чыга. Кияүгә чыга, ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. 1991 елда Яр Чаллыга күчеп килә. «1941-1945 елларда хезмәт батырлыгы өчен», «хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 3 март 2021, 11:38