Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

19 нчы мәктәпнең яшь тимурчылары Ленинград блокадасына бәйле куркыныч вакыйгаларның шаһитлары белән очраштылар. Островский исемендәге музейга Бөек Ватан сугышы ветераннары Людмила Романовна Гадалина һәм Тамара Евгеньевна Милютина чакырылган иде.

Людмила Романовна Ленинградта туа. Камалыш елларында ул бик кечкенә була әле, шул чорда ачлыктан әбисе вафат була. 1944 елның августында әнисе белән бергә Ленинград блокадасыннан Казан шәһәренә эвакуацияләнә. Урта мәктәпне тәмамлый һәм 1957 елда Казан оптика-механика заводына укырга керә. 1974 елда Яр Чаллыга күчеп килә, КАМАЗның фәнни-техник үзәгендә эшли, 1995 елда пенсиягә чыга.

Тамара Евгеньевна 1936 елда Ленинградта дөньяга килә. 1942 елдан 1943 елга кадәр блокадалы Ленинградта яши. Әнисе белән бомбоубежищега ничек качуларын хәтерли. Әнисе эшләгән «Красная заря» заводы белән Уфа шәһәренә эвакуацияләнә. Эшчеләр һәм җиһазлар белән алар өч катерда йөзәләр. Шуларның икесе немецлар тарафыннан юк ителә. Аларның эшелоннары да берничә тапкыр бомбага тотыла. Сугыштан соң ул кабельче һөнәрен үзләштерә. Яр Чаллы шәһәренә 1973 елда килә, КАМАЗда телекоммуникацияләр идарәсенә оператор булып эшли, пенсиягә шуннан чыга.

Россия президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән ветераннарны Автозавод районы башлыгы Винер Харисов, Шәһәр Советы депутатлары Алексей Горшков һәм Айрат Нәбиев котлады. Котлауларга «Надежда», «Автозавод», «Московский» һәм «Энергия»ТИҮ рәисләре дә кушылды.

Чәршәмбе, 27 гыйнвар 2021, 15:45