Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пәнҗешәмбе көнне Чаллыда болытлы һава, явым-төшемсез булачак. Төнлә һәм иртән томан. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 7-12 метр, урыны белән көчәйгәндә 18 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-9, аязган вакытта -13 градус .Көндез максималь һава температурасы -4..-7 градус. Юлларда бозлавык көчле.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ томан вакытында сәфәргә чыгуны кичектереп торуны киңәш итә. Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары алу киңәш ителә. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Теләсә нинди бәла булган очракта һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсенә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә. ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Чәршәмбе, 27 гыйнвар 2021, 15:19