Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Яр буе" паркында чаңгы ярышы узды, анда теләгән һәркем катнаша алды. Ир-атлар арасында призлы урыннар түбәндәгеләргә бирелде: 1 урын - "КАМАЗ" ААҖ кою заводы, 2 урын - "КАМАЗ" ААҖ, 3 урын-Чаллы ТЭЦның "Татэнерго" филиалы. Хатын-кызлар арасында: 1 урын –104 нче "Бәләкәч" балалар бакчасы, 2 урын – "КАМАЗ" ААҖ, 3 урын – Чаллы Пенсия фонды идарәсенә бирелде.

Кайбер чаллылылар ярышта гаиләләре белән катнаштылар. Җиңүне "ЦФ "Кама" ҖЧҖдә эшләүче Шульгиннар гаиләсе яулады. Шулай ук катнашучылар һәм аларның җанатарлары өчен күңелле уеннар һәм конкурслар оештырылды. 

Һәр катнашучы татлы призлар һәм чараның партнеры – Decathlonнан бүләкләр алды.

Якшәмбе, 24 гыйнвар 2021, 12:37