Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда социаль ипотека программасы буенча 63/21 йортын файдалануга тапшыру тантанасы булды. Чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев, шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Чаллыда яшәүче 414 гаилә фатир алу бәхетенә ия булды, шуларның 184е – бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, 92се – сәламәтлек саклау учреждениесе хезмәткәрләре, 56сы – Чаллы предприятиеләре хезмәткәрләре, 20се – яшь һәм 7се күп балалы гаилә.

Моннан тыш, 52 табиб бу йортта грант буенча торак алды. Республика фатир өчен 800 мең сум, шәһәр 100 мең сум бүлеп биргән.

«Безнең республика президенты катнашында менә шундый гаилә бәйрәмнәрен уздыру күркәм традициягә әверелде. Бүген без олы кунаклар белән әлеге шатлыкны уртаклашырга килдек. Менә дигән 11 подъездлы 10 катлы йорт. Фатир алу – һәр гаилә өчен зур бәхет! Барыгызны да әлеге вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз! - диде Наил Мәһдиев. – Әлеге йортның «Ак чәчәкләр» романы авторы Габдрахман Әпсәләмов урамы буенча урнашуы тагын бер кызыклы факт, аның геройлары булган табиблар белән без горурланабыз».

 Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, татарстанлыларны торак белән тәэмин итү эше дәвам итәчәк: «Владимир Путин 2030 елга 120 млн кв метр торак тапшыру бурычын куйды. Бүген без 80 млн кв метр планкасында», - дип билгеләде ул. - Бу авыр бурыч, әмма дәүләт башлыгы тарафыннан ил халкының яшәү рәвешен үзгәртү теләге».

 РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев шулай ук чаллылыларны котлады һәм медикларны торак белән тәэмин итү программасын югары бәяләде: «Сез бергә эшләячәксез, бергә яшәячәксез – бу медиклар командасын формалаштыру. Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар сезгә!».

Шимбә, 23 гыйнвар 2021, 12:49