Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Тантаналар сараенда физик культура һәм спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары шәһәр, республика һәм илнең спорт тормышында актив катнашулары өчен спортчыларны, тренерларны, спорт учреждениеләре җитәкчеләрен хөрмәтләделәр. Чаллы спортчыларын ирешкән уңышлары белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады.

  «Безнең Чаллы егетләре һәм кызлары дөнья, Европа, Россия, республика дәрәҗәсендәге ярышларда югары урыннар яулыйлар. Без спортчыларыбыз һәм данлыклы автокаланың хезмәт казанышлары белән бер тигез горурланабыз.

Чаллыда спортны яраталар, хөрмәт итәләр. Бу хөрмәт спорт учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуда да чагыла. Узган ел спорт объектлары төзелешенә 1 млрд сум тирәсе акча тоттык», – дип билгеләде мэр.

 2020 елда Чаллыда берьюлы өч зур спорт объекты - «Юбилейный» бассейны, Гренада паркында ясалма өслекле «Победа» футбол манежы, «КАМАЗ» Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы ясалма бозлы ябык шугалак файдалануга тапшырылды.

Очрашу ахырында спортчыларга һәм тренерларга мактау грамоталары, шәһәр мэрының Рәхмәт хатлары, Башкарма комитетның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чарадан тулы фоторепортажны "Яр Чаллы шәһәре администрациясе"нең Вконтактедагы рәсми төркемендә карарга мөмкин.

Җомга, 22 гыйнвар 2021, 17:41