Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Чара Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театрында узды һәм 2020 елда башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган иде.

Коллегия эшендә Дәүләт Думасы депутатлары Әлфия Когогина һәм Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты.

«Бүген сез узган гасырның 80нче елларында төзелгән элеккеге «Строитель» мәдәният йортында басып торасыз. Бүген бу бинада урнашкан татар драма театры илебезнең һәм Татарстан Республикасының иң матур һәм иң яхшы театрларының берсе. Бинаны реконструкцияләүгә барыбыз да күңел җылысын салган. Беренче чиратта, безнең республиканың мәдәният министры, ул бу мәсьәлә белән шәхсән үзе  шөгыльләнде. Шулай ук безнең искиткеч архитекторлар, проектлаучылар, төзүчеләр! Кем әйтер, бездә кризис булды дип? Быел мәдәният объектларына без 1,5 млрд сум керттек», - дип билгеләде Наил Мәһдиев, кунакларны сәламләп.

Ул ассызыклаганча, мәдәният учреждениеләрен төзү һәм ремонтлау буенча барлык эшләр федераль үзәк, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, шәхсән Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов ярдәме белән башкарыла.

 Наил Мәһдиев шулай ук мәдәният өлкәсенең барлык хезмәткәрләренә дә рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Пандемия чорында без коммуникацияләрсез яшәү мөмкин түгеллеген аңладык. Нәкъ менә сез халыкны музыкага, театрга, сәнгатькә, мәдәнияткә тартасыз. Зур рәхмәт сезгә! Сезнең ярдәм белән без бу катлаулы чорда безнең республикада күп милләтле булган кабатланмас рухны саклап калдык», - диде мэр.

Ирада Әюпова үз чыгышында билгеләп үткәнчә, илдә һәм дөньяда катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, республикада мәдәни эшчәнлекнең онлайн-форматы үзләштерелде, виртуаль тамашачылар һәм тыңлаучылар белән эшләүнең яңа кызыклы формалары тәкъдим ителде, онлайн-хезмәт күрсәтү өлкәсе спектры киңәйде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, тармакта әзерлекле кадрлар тупланган: «Чикләүләрнең катлаулы чорында сезнең өлкә мөһим социаль-терапевтик роль уйнады, кешеләрне психологик һәм эмоциональ яктан яклады», – дип ассызыклады ул.

Ул шулай ук быел, бернинди кыенлыкларга да карамастан, мәдәният тармагын финанслау кимемәячәк, дип хәбәр итте.Чара ахырында республиканың алдынгы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырдылар.

Җомга, 22 гыйнвар 2021, 15:58