Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә булды.

Рөстәм Миңнеханов яңартылган гимназия кабинетларын, шулай ук азык-төлек блогын һәм ашханәне карап чыкты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 1 сентябрьдән башлангыч сыйныф укучылары бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән.

 Президент мәктәп менюсы ризыкларын шәхсән татып карады. Рөстәм Миңнеханов гимназиядә кайнар ризык белән тәэмин итүне югары бәяләде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мәгариф учреждениесенә продукцияне «Мәктәп туклануы» комбинаты китерә, ул шәһәрнең 65 гомуми белем бирү һәм 8 коррекцион мәктәбенә хезмәт күрсәтә.

Дүшәмбе, 14 декабрь 2020, 14:37