Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Чаллыга килде. Визит барышында ул яңа онкология үзәген карады. Рөстәм Миңнеханов ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев озатуында амбулатория корпусын, нур диагностикасы бүлеген, паллиатив бүлекне, поликлиниканы, функциональ диагностика бүлеген, морфология лабораториясен, операция блогын, палаталарны һәм радиотерапия корпусын карап чыкты.

Онкология үзәге Татарстан Республикасының тугыз районына хезмәт күрсәтәчәк, бу Кама аръягы регионыннан 100 меңгә кадәр пациент дигщн сүз. Яр Чаллыда бүген 16 меңгә якын онкологик авыру исәпләнә. Ел саен исәпкә 2000гә якын кеше куела.

Президентка махсуслаштырылган онкология ярдәме күрсәтү буенча бөтен технологик циклның (профилактик эш, диагностика, махсуслаштырылган дәвалау, диспансер күзәтүе) бер урында тупланачагын хәбәр иттеләр. Бу диагноз кую вакытын шактый киметергә, аның төгәллеген арттырырга һәм гражданнар тормышын саклап калу өчен махсус дәвалануны максималь тиз башларга мөмкинлек бирәчәк.

Соңгы ике елда кадрларны җәлеп итү һәм укыту буенча эш башкарылды. 31 белгеч эшкә алынды, шуларның 14е онколог, 2се рентгенолог, 3се ультратавыш диагностикасы табибы, тагын 3се табиб-эндоскопист.

Бүгенге көндә төзелеш-монтаж эшләре 100%ка диярлек башкарылган. Хәзерге вакытта электр системаларын эшләтеп җибәрү һәм медицина җиһазларын монтажлау эшләре бара.

Рөстәм Миңнеханов башкарылган төзелеш эшләренең сыйфатын уңай бәяләде. Гыйнвар аенда диспансер беренче пациентларын кабул итә башлаячак.

Дүшәмбе, 14 декабрь 2020, 14:23