Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыга килде. Ул яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Григорий Гуров, ТР яшьләр эшләре  министры Дамир Фәттахов һәм мэр Наил Мәһдиев белән бергә «Нур» яшьләр үзәгенең яңартылган бинасын карады.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, учреждениедә быел, 2018 елдан башлап, этаплап үткәрелгән капиталь ремонт тәмамланды. Республика бюджетыннан яшьләр үзәген ремонтлауга 146 млн сум бүлеп бирелгән.

Мөхтәрәм кунакларга яңартылган биналар буенча экскурсия оештырылды. Капиталь ремонт кысаларында мобиль мәктәп, digital студия, дизайн студиясе, музыка студиясе барлыкка килде.

Рөстәм Миңнеханов яшьләр оешмалары һәм берләшмәләре эшчәнлеге белән танышты, яшь чаллылылар белән аралашты: "Без теләсә нинди катлаулылыктагы биналар төзергә өйрәндек, хәзер иң мөһиме аны тулыландыру. Биредә тормыш кайнарга тиеш. Сез - яшь актив балалар, сезгә уңышлар телим", - диде ул.

Рөстәм Миңнехановка һәм Григорий Гуровка шулай ук Татарстанның яшьләр үзәкләрен яңарту программасы кысаларында яшьләр үзәкләре эшчәнлеге стандартын тәкъдир иттеләр.

Яшьләр эшләре министры сүзләренә караганда, яшьләр үзәкләре белән эшләү принциплары яңадан каралган, илебез һәм чит ил тәҗрибәсе анализланган, өч төп мәйданчыкта эшнең төп принциплары формалаштырылган: инфраструктура һәм ремонт, кадрлар һәм программа белән тәэмин итү. Болар барысы да яшьләр үзәкләре эшчәнлеге стандартына нигез булып тора.

"Бүген теләсә нинди ремонт һәм төзелеш төгәл концепциядән башлана һәм бу принцип буенча безнең республика районнарындагы хезмәттәшләребез эш итә. Аларның һәркайсы ремонттан соң нинди объект булачагын, үзәктә һәр локациянең нинди куллану сценарияләрен күздә тотуын белә, күзаллый, моның өчен алдан тикшеренүләр, иҗтимагый фикер алышулар һәм яшьләр белән дискуссияләр үткәрелә", - дип билгеләп үтте Дамир Фәттахов.

Кадрлар белән эшләү өчен корпоратив университет булдырылды, аның кысаларында яшьләр үзәкләре җитәкчеләре һәм аларның командалары, шулай ук архитекторлар, проектлаучылар, башкарма комитетлар белән хезмәттәшлек өчен "Яшьләр мохите объектларын яңарту институты" оешмасы төзелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Чаллыда 6 700дән артык кешене үз эченә алган 132 клуб берләшмәсе эшли, шул исәптән дүрт яшьләр үзәге, 26 яшьләр клубы, шәһәрнең төрле микрорайоннарында 14 хоккей корты, дүрт социаль учреждение. Соңгы биш елда 25 яшүсмерләр-яшьләр клубы, «Нур» һәм «Шатлык» яшьләр үзәкләре капиталь ремонтланды.

Дүшәмбе, 14 декабрь 2020, 14:38