Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яңа ел төнендә үзәк чыршыда җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү өчен 150 полиция хезмәткәре һәм Росгвардиянең 40 хезмәткәре җәлеп ителәчәк. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын дүрт ЮХИДИ экипажы тәэмин итәчәк. Бу хакта бүген иртәнге киңәшмә барышында Россия Эчке эшләр министрлыгы Чаллы шәһәре буенча идарәсенең полиция башлыгы Руслан Бәдретдинов сөйләде. Раштуа төнендә, дини йолалар уздыру урыннарында 30дан артык полиция хезмәткәре, өстәмә рәвештә шәхси сак оешмалары хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр җәлеп ителәчәк.

Шәһәр халкын һәм кунакларын чыршы шәһәрчекләре территориясенә махсус контроль-үткәрү пунктлары аша тикшереп кертү оештырылачак.

Дүшәмбе, 14 декабрь 2020, 10:20