Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яңа ел бәйрәмнәренә 17 нче декабрьдә Боровецкий бульварында беренче шәһәр чыршысы ачылудан старт биреләчәк. Бәйрәм кунаклары өчен шәһәр артистлары һәм иҗат коллективлары катнашында концерт программасы әзерләнгән. Шулай ук иң яхшы яңа ел уенчыгы, иң яхшы яңа ел маскарад костюмы, уен мәйданчыклары һ. б. конкурслар оештырылачак. Шул ук көнне чыршыны ачу тантанасы Энтузиастлар бульварында да узачак. Кунакларга һәм шәһәр халкына «Кышкы тылсымчы» концерт программасы, арт-мәйданчыклар, интерактив уеннар тәкъдим ителәчәк. Бәйрәм-күңел ачу программалары эстафетасын 18 декабрьдә Шишкин бульварында һәм "Сидоровка" паркында чыршылар ачу дәвам итәчәк.

19 декабрьдә Җиңү паркының төп Яңа ел гүзәле төсле утларын кабызачак, анда концерт программасы, иң яхшы яңа ел уенчыгы һәм иң яхшы яңа ел маскарад костюмы, атларда йөрү конкурслары үтәчәк.

21 декабрь көнне 38/13 йорты ишегалдында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен «Исәнме, Яңа ел» дип исемләнгән концерт программасы әзерләнгән.

 22 декабрьдә беренче тапкыр «Замелекесье» торак районында чыршы утлары кабыначак. «Яңа ел тылсымы» театральләштерелгән күңел ачу программасы, район мәгариф учреждениеләре арасында кар сыннары конкурсы, уен мәйданнары атларда йөрү – болар барысы да яңа микрорайонда яшәүчеләр өчен яңа ел бүләге булачак.

Бумажников микрорайонында 23 декабрьдә балалар иҗат коллективлары катнашында «Новогодний мега джем» оештырылачак. 25 декабрьдә шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасы булачак, мэрия каршындагы бәйрәм мәйданы матур һәм мавыктыргыч тамаша кырына әйләнәчәк.

Әйтергә кирәк, 31 декабрьдә чаллылылар һәм шәһәр кунаклары Яңа елга кадәр берничә сәгать кала мэрия каршындагы мәйданда, шәһәрнең төп чыршысы янында җыела. 22:00 сәгатьтә мәйданда матур салют гөрләячәк, аның дәвамы дискотека һәм бию программасы булачак.

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның яңа ел котлауларын турыдан-туры трансляцияләү оештырылачак. Яңа ел бәйрәмнәре 7 гыйнварда ике мәйданчыкта оештырылачак: шәһәр мэриясе каршындагы мәйданда һәм ЗЯБ бистәсенең Кәгазьчеләр микрорайонында.

Дүшәмбе, 14 декабрь 2020, 09:57