Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ел башыннан эш эзләү максатыннан кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр саны 25128 кеше тәшкил итте. Хәзерге вакытта Яр Чаллыда 5 755 эшсез граждан теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе 2,04 % тәшкил итә. Республика буенча бу күрсәткеч 2,66 %. Мәшгульлек үзәгенең мәгълүматлар банкында 6150 вакансия бар. Шәһәрнең 921 предприятиесе «Работа в России» порталында теркәлгән. Ел башыннан бирле түләнгән акчаларның суммасы 649 млн 660 мең сум тәшкил итә, шул исәптән 18 яшькә кадәрге балалар өчен 459 млн 555 мең сум акча эшсез гражданнарга түләнгән.

Ел башыннан 7 350 кеше эшкә урнаштырылган, ноябрь аенда 655 кеше эш белән тәэмин ителгән, декабрьдә – 231 кеше.

"Наил Гамбәрович, сезнең йөкләмә буенча без «Камгэсэнергострой»га бардык. 1 декабрьгә предприятиедә 145 кеше исәпләнә, шуларның 30ы инженер-техник хезмәткәрләр һәм 115е – эшчеләр. 72 кеше пенсионерлар һәм пенсия алды яшендә. Нигездә, хезмәткәрләрнең күбесе яклар килешүе буенча октябрь аенда эштән азат ителгән", – дип билгеләп үтте «Рәсәй эше» кадрлар үзәге директоры Татьяна Быданова.

Мәшгульлек үзәге директоры аңлатуынча, әлеге предприятие гражданнары «ЖБИ Горстрой», «СтройИнвест», «Городстрой», «ЗСК», «Ресурс», "Темпо" Кама металл конструкцияләре заводы, "КАМАЗ" ГАҖ, пресс-рама заводы һәм шәһәрнең башка предприятиеләренә эшкә урнаштырылган.

«Бүген 9 декабрьдә «КАМАЗ» ГАҖ, «Кама-Трейд» һәм «Городстрой» предприятиеләре катнашында күчмә вакансияләр ярминкәсе узды. Хезмәткәрләр белән очраштык, анда 50гә якын кеше иде. Без анда яңадан барырга ниятлибез, кирәк булган кадәр барачакбыз. Бу көнне шәһәрнең әлеге предприятиеләренә генә түгел, ә Яр Чаллының барлык предприятиеләре буенча да вакансияләр билгеләнде», – дип хәбәр итте Татьяна Быданова эшлекле дүшәмбе вакытында.

Дүшәмбе, 14 декабрь 2020, 10:14