Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән берлектә, яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту буенча яңа программа эшләнде. Яңа программа Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә торак урыннары бирү тәртибен раслау турында» 2020 елның 13 июлендәге 587 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче һәм хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы яшь гаиләләрнең барлык категорияләре өчен гамәлгә ашырыла.

Әлеге программа ярдәмендә бюджет өлкәсендә эшләүче яшь гаиләләр, шулай ук коммерция структураларында эш итүче шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр фатир сатып ала ала.

Яшь гаилә «Социаль ипотека программасында катнашуның төп критерийлары»:

- гариза бирүче ир белән хатынның берсенең яки тулы булмаган гаиләдәге ата-ананың исәпкә кую өчен яше 35тән дә өлкәнрәк булмаска тиеш. Исәпкә баскач, гариза бирүче программада катнашу хокукын 36 яшькә җиткәннән соң да саклый;

 - бер кеше башына 18 кв метрдан кимрәк торак туры килә икән, ул гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип санала;

- гариза бирүче Татарстан Республикасында теркәлгән булырга тиеш;

- мөрәҗәгать итүче Татарстанда хезмәт эшчәнлеген башкарырга, шул исәптән шәхси эшмәкәр, үзмәшгуль булып торырга һәм түләү мөмкинлеген раслый алырга тиеш;

- торак норматив бәясенең 10%ын түләгәндә фатир сайлау мөмкинлеге;

- фатир бәясен 28,5 елга кадәр түләү мөмкинлеге;

- ике кешедән торган гаиләгә торак мәйданы нормативы - 42 кв. метр, өч һәм аннан күбрәк кешедән торган гаиләгә һәр кеше башына 18 кв. метр;

- социаль ипотека килешүе гамәлдә булган чорда туган һәр бала өчен Дәүләт 200 мең сумлык бурычны киметә;

- 1 кв метр ташламалы бәя – 35 тән 42,7 мең сумга кадәр;

ТР Дәүләт торак фонды социаль ипотека ставкасы – еллыкка 7%.

Социаль ипотека программасына исәпкә басу мәсьәләсе буенча яшь гаиләләр Башкарма комитетка түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Яр Чаллы шәһәре, Хәсән Туфан проспекты, 23 йорт, 223 кабинет, тел.: 30-56-52.

Торак шартларын яхшырту программалары турында тулырак мәгълүматны биредә алырга мөмкин.

Дүшәмбе, 14 декабрь 2020, 13:09