Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында инвалидлар декадасы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында "Кулга-кул тотыныйк, дуслар!" конкурсыннан башланып китте. Жюри әгъзаларына өч номинациядә иң матур номерларны билгеләргә туры килде: «Вокал», «Нәфис сүз», «Инструменталь башкару". Катнашучыларның күбесе «Орион» яшьләр үзәге каршындагы «Өмет» клубында шөгыльләнә.

Призлы урыннарны алган катнашучылар истәлекле призлар һәм тиешле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде.

Сишәмбе, 24 ноябрь 2020, 16:50