Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 «Заман» яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр яшүсмерләр арасында спорт һәм көрәш самбосы буенча СССРның беренче спорт мастеры Владимир Борисовның XII мемориалында катнаштылар. Ярышлар Чувашия Республикасының Яңа Чабаксар шәһәрендә узды. Анда 12 регионнан - Түбән Новгород, Ульяновск, Киров, Саратов өлкәләреннән, Марий-Эл, Чувашия, Татарстан республикаларыннан 180нән артык спортчы катнашты.

Чаллылылар өч авырлык категориясендә көрәш һәм спорт самбосы буенча җиңүчеләр булдылар. Көрәш самбосы буенча 1 урынны Кирилл Семенов алды (38 кг авырлык категориясендә). Спорт самбосында 1 урынны Данил Бабаев (50 кг) һәм Роберт Мөхәммәдиев ( 59 кг) яуладылар. Спортчылар тренер Владимир Тимофеев җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Сишәмбе, 24 ноябрь 2020, 08:18