Мы в социальных сетях

21 ноябрьдә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре даими рәвештә эшләп килүче өч мәйданчыкта – Г.Тукай яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә узды. Ярминкәләргә барлыгы 15,2 млн сумнан артык суммага 350 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән.

Киләсе авыл хуҗалыгы ярминкәләре 28 ноябрьдә расланган ярминкә мәйданчыкларында узачак.

Шимбә, 21 ноябрь 2020, 14:59