Мы в социальных сетях

Казанда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Кубогына хокук саклау органнары ветераннары арасында милиция генерал-лейтенанты Салих Җәләлетдин улы Япеев истәлегенә багышланган XV Бөтенроссия волейбол турниры тәмамланды. Чаллы спортчыларына көч биреп тору өчен турнирга автокаланың Волейбол федерациясенең Попечительләр Советы Рәисе, «Союз-регион» компанияләр төркеме генераль директоры Андрей Ляпунов, Яр Чаллы «Динамо» Шәһәр Советы Рәисе урынбасары Александр Питиримов, федерациянең башкарма директоры Сергей Волобуев килде.

Турнирда катнашу өчен сигез команда: Татарстан Республикасы, Марий Эл, Удмурт, Чуваш республикалары, Самара, Калуга һәм Ульяновск өлкәләре, шулай ук Яр Чаллы шәһәренең «Динамо» командасы гариза бирде.

Ярышларның беренче көнендә чаллылылар Калуга өлкәсен 2:0 исәбе белән, Ульяновск өлкәсен 2:1 исәбе белән җиңде. Икенче көнне Самара өлкәсе командасына 0:2 исәбе белән оттырды. Өченче көнне «Динамо-МВД» (Татарстан) командасын 2:0 исәбе белән отты. Башлангыч этап нәтиҗәләре буенча, чаллылылар өченче урында барды. Йомгаклау матчында Удмуртия командасы белән 2:0 исәбенә уйнап, шуның белән 9 очко җыеп, икенче урынны алды. Уеннар әйләнеш системасы буенча узды. Турнирның җиңүчесе исә Самара командасы булды.

Турнирның инициаторы 15 ел элек Татарстан «Динамо»сы рәисе, ул вакытта республиканың Эчке эшләр министрлыгын җитәкләгән Әсгать Сәфәров булды. Шул вакыттан бирле Казанның Динамо мәйданчыкларында волейбол бәйгеләрендә ел саен 6дан 23 команда катнаша, алар күбрәк төбәк һәм округларны колачлый. Узган ел, Таджикстан командасы катнашында, турнир Халыкара статус алды.

Команданың турнирга сәфәре шәһәр Волейбол федерациясе һәм «Союз-регион» компанияләр төркеме  ярдәме белән оештырылды.

Шимбә, 21 ноябрь 2020, 12:03