Мы в социальных сетях

2020 елның 10 аенда «Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм фонды» коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе программалары буенча Яр Чаллы шәһәренең 77 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты 181,5 млн сум күләмендә дәүләт ярдәме алды.

«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешмасы 32 Чаллы оешмасына 124,5 млн сумлык йөкләмә бирде.

«Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрләгенә ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» дәүләт казна учреждениесе тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының гамәлдәге кредитлары буенча процент ставкаларын субсидияләү гамәлгә ашырылды. 2020 елның 1 ноябренә Яр Чаллы буенча 24,5 млн сумлык 22 субъект ярдәм алды. Моннан тыш, җәмәгать туклануы өлкәсе кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының азык-төлек китерү хезмәтләре өчен түләү чыгымнарын субсидияләү дә башкарылган. Яр Чаллыдан 16 МСП субъектына 1,9 млн сумлык ярдәм күрсәтелде.

Дүшәмбе, 16 ноябрь 2020, 17:03